news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индус Таһиров гармунчы Фәйзулла Туишев традицияләрен дәвам итәргә кирәк дип саный

Туишев репертуарына татар халкының бөтен байлыгы сыйган, диде галим.

Индус Таһиров гармунчы Фәйзулла Туишев традицияләрен дәвам итәргә кирәк дип саный
Рамиль Гали

(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татар галиме, сәясәтче Индус Таһиров гармунчы Фәйзулла Туишевның традицияләрен бүгенге көндә дәвам итәргә кирәк, диде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Милли музеенда гармунчы Фәйзулла Туишевның шәхси күргәзмәсе ачылышы вакытында әйтте.

“Татар моңын югарыга күтәргән шәхес Фәйзулла Туишевны без истә тотарга тиеш. Әгәр дә аның традицияләре дәвам итсә, татар музыкасы сакланып калачак", - диде Индус Таһиров.

Аның фикеренчә, Туишев репертуарына татар халкының бөтен байлыгы сыйган. Аның иҗатын чын мәгънәсендә тикшерү эше киләчәктә әле булырга тиеш.

“Әлеге күргәзмәдә без Фәйзулла Туишевның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырырга тырыштык. Безнең милли фондта аның бай коллекциясе саклана. Шулар арасында унҗиде гармуны да саклана. Бу мирас безгә 1959 елда тапшырылды”, - диде әлеге экспозицияне оештыручы, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Күргәзмәдә Фәйзулла Туишевның шәхси әйберләре: гармуннары, концерт костюмы, фоторәсемнәр, документлар, гаилә архивыннан алынган пластинкалар, халык тарафыннан аңа бүләк ителгән сувенирлар җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.

  • Фәйзулла Туишев (1884-1958) – беренче татар профессиональ гармунчысы, ТАССРның халык артисты. Ул утыздан артык музыкаль әсәр авторы. Фәйзулла Туишевның репертуары татар һәм башка халыкларның көйләрен, маршларын һәм классик әсәрләрен үз эченә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100