Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстанның көнчыгышында су басу аркасында 216 кешенең гомере өзелгән
Бихар штатында 1,5 млн чамасы кеше милексез һәм йортсыз калган
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Һиндстанның көнчыгышында Бихар штатында су басу аркасында 216 кешенең гомере өзелгән, Бихар штатында 1,5 млн чамасы кеше милексез һәм йортсыз калган. Бу хакта кичә Илкүләм стихия бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү идарәсе хәбәр итте дип яза "ТАСС".
Идарә мәгълүматларына караганда, "елгаларда суның куркыныч биеклеге төшә башлаган, әмма вәзгыять тотрыклылы түгел, корбаннар һәм су басудан килгән зыян артуы турында хәбәрләр килеп тора". Су басудан Бихарның 12 округында 2210 авыл зыян күргән. Узган өч атнада 4,1 миллионнан артык кешегә зыян китергән. 5 бетон торак йорт җимерелгән, 466 агач корылманы һәм 2774 кечкенә өйне су юып алып киткән. Шулай ук 8,5 млн га авыл хуҗалыгы җирен су баскан, юлларны юдырткан, дистәләгән күпергә җитди зыян китергән һәм җимергән.
Коткаручылар куркыныч урыннанрдан көймәдә 740 мең кешене коткарган, 625 лагерьга вакытлыча яшәү өчен 395 мең кеше урнаштырылган, калганнары туганнарында һәм дусларында яши.
Көчле явым-төшемнәр аркасында Бихар штатындагы алты зур елга ярларыннан чыгып, су баскан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз