news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда япон энцефалиты: 20 дән артык кеше үлгән

Әлеге авыруны черкиләр дуңгыздан кешегә йоктыралар.

(Казан, 2октябрь, «Татар-информ»). Һиндстанның көньягында Орисса штатында япон энцефалитыннан ким дигәндә 21 кеше үлгән, дип хәбәр итә җирле NDTV телеканалы.

Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, штат хөкүмәте япон энцефалиты таралуда контрольне көчәйткән һәм әлеге чир белән зарарланган районнарга табибларны күпләп җибәргән.

Москитлар чирне дуңгыздан кешегә йоктыралар. Хөкүмәт дуңгыз фермаларын күрше авылларга күчертә башлаган.

Үткән айда чирнең 21 авылда кабынып китүен ачыклаганнар. Шушы вакыт эчендә 27 кеше япон энцефалиты белән зарарланган, шуларның күпчелеге – балалар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot