Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстанда узачак каллиграфия күргәзмәсендә татар кызы да катнашачак
Джайпурда 14-18 декабрьдә узачак халыкара сәнгать күргәзмәсендә Россиядән Гөлназ Исмәгыйлова гына катнашачак.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Һиндстанның Джайпур каласында 14-18 декабрь көннәрендә Сәнгать саммиты узачак. Халыкара проектта Татарстаннан яшь каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова да катнашачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә яшь хаттат, тәзхибче (алтын белән бизәүче) Гөлназ Исмәгыйлова хәбәр итте.
“Каллиграфия, хөсни хат - гүзәл язу дигәнне аңлата, - ди Гөлназ Исмәгыйлова. – Аллаһ та матурлыкны ярата. Сәнгатьнең бу төрен яратмый мөмкин түгел. Әлеге сәнгать әсәрләрен күргәч тә гашыйк буласың. Иҗатчы буларак та эшлисе генә килеп тора. Мин шактый гына күргәзмәләрдә катнаштым. Шәхсән үземне төрле темалар кызыксындыра. Нәҗип Нәккаш, Владимир Попов кебек данлыклы каллиграфчылардан үрнәк алып эш итәм. Һиндстанга 12 декабрьдә кузгалырга исәп тотам. Мин анда 23 декабрьгә кадәр булачакмын, чөнки программада башка чаралар, экскурсияләр дә каралган. Саммитта 50 дән артык ил катнашачак. 700дән артык эш тәкъдим ителәчәк. Шулар арасында татар вәкиле булып катнашуыма чиксез шатмын. Күргәзмә вакытында осталык дәресләре дә булачак. Мин үзем дә осталык дәресе уздырачакмын.Үзебез дә бер эшне шунда төгәлләп бүләк итеп калдырачакбыз. Эшләрнең кайберләренең кәгазен дә үзем ясадым. Ул муракка дип атала һәм ул сыйфаты ягыннан да аерылып тора. Тәзхиб бик нечкә ювелир эш. Барлык элементлар нечкәдән нечкә кылкалам белән ясала. Барысы да бер тында эшләнә”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз