Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстанда ТР Президенты "Essar" холдингы һәм "AMW Motors" компаниясе презентациясендә катнашты
“Без хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Һиндстанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе әгъзалары өчен "Essar" холдингы һәм йөк машиналары җитештерүче "AMW Motors" компаниясе эшчәнлеге презентациясе оештырылды. Презентация "Essar" компаниясе (Мумбай) офисында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Essar" холдингы Һиндстан, Индонезия, АКШ, Канада һәм башка илләрдә бизнес алып бара. Эшчәнлек алып баруның төп юнәлеше – корыч кою производствосы, чималдан әзер продукцияне сатуга кадәр. Моннан тыш, холдинг составындагы компанияләр энергия җитештерү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, төзелеш һәм эре портларга хезмәт күрсәтү һ.б. эшчәнлек белән шөгыльләнә.
"AMW Motors" компаниясе Һиндстанда йөк машиналары җитештерүче эре производстволар өчлегенә керә.
“Без төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү белән кызыксынабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан делегациясенең Һиндстанга визиты төбәкнең хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа базарга чыгу нияте белән бәйле, дип искәртте ул. "AMW Motors" компаниясе вәкилләре “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итү тәкъдимен белдерделәр. Моннан тыш, Һиндстан партнерлары “Казан вертолет заводы” ААҖ белән хезмәттәшлекне киңәйтү, шул исәптән Һиндстанда кулланыла торган вертолетларга сервис хезмәте күрсәтү мәсьәләсен дә хәл итү, белән кызыксыналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз