news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” фильмы күрсәтелә

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм “Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестиваленең төп программасына кергән.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Һиндстанда Татарстан кинематографистларының “Гыйшык алмасы” (режиссер Ф.Зиннәтуллина) фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге кыска метражлы нәфис фильм 9-14 февраль көннәрендә Бхубанешвар шәһәрендә уза торган Golden Triangle International Film Festivalнең (“Алтын өчпочмак” Халыкара кинофестивале) төп программасына кергән.

Узган ел әлеге фильмны Ереван, Кырым һәм Мәскәү халкы караган иде.

“Гыйшык алмасы” – Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллинаның беренче режиссерлык һәм Казан журналисты Наталья Топалның беренче продюссерлык тәҗрибәсе булды.  

news_right_1
news_right_2
news_bot