news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда Россия илчесе вафат булган

Кайбер мәгълүматлар буенча, Александар Кадакин йөрәк өянәгеннән вафат булган.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиянең Һиндстандагы илчесе Александр Кадакин пәнҗешәмбе көнне вафат булган, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. Кайбер мәгълүматлар буенча, илче йөрәк өянәгеннән үлгән. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

Александр Михайлович Кадакин 1949 елның 22 июлендә Кишинёв шәһәрендә туган.

1993-1997 елларда Непалда Россия Федерациясенең илчесе булып тора. 1999-2004 елларда Һиндстандагы илчелекне, 2005-2009 елларда Швециядәге вәкиллекне җитәкли. 2009 елның октябрендә яңадан Һиндстанда Россия илчесе итеп билгеләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot