news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда һәлакәткә очраган Рәйхан Халитовның әнисе ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерә

Рәйхан Халитовны дәвалау өчен инде 400 мең сум акча җыелган.

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Мәрьям Насыйрова). Һиндстанда юл һаләкәтенә эләккән блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитовның әнисе дәвалау өчен акча җыюда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерә. Бөтен Россия буенча, хәтта чит илләрдән дә ярдәм итәләр, ди Наилә Халитова.

Якыннары хәбәр итүенчә, Рәйхан Халитов юл һаләкәтенә 28нче сентябрь көнне эләккән. Бу хакта аларга, өч көн үткәч, Һиндстандагы вәкиллектән шалтыратып хәбәр иткәннәр. “Нәрсә, ничек булганын үзебез дә әле төгәл белмибез, – ди Наилә Халитова. – Вәкиллектән шалтыратучы Рәйхан мотоциклда барганда йөк машинасы белән бәрелешкән дип аңлатты. Машина йөртүче авария урныннан качып киткән. Безгә Рәйхан илченең дәвалаучы табибы күзәтүе астында дип хәбәр иттеләр. Хәле бик авыр. Шунлыктан, аны әлегә ясалма комада тоталар.

Рәйханның якыннары дәвалау өчен акчалата ярдәм сорап, социаль челтәрләр аша халыкка мөрәҗәгать иттеләр. Соңгы мәгълүматлар буенча, 400 мең сум акча җыелган. “Кайгыбызны уртаклашып, ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә, – дип белдерде Наилә Халитова. – Акча һаман килеп тора. 20 сум салсалар да, 20 мең салсалар да, ул безнең өчен ул бик зур ярдәм. Бер тәүлек өчендә генә дә 260 мең сум акча җыелды. Рәйхан үзе дә “дөньяда игелекле кешеләр юк түгел” дип әйтә иде.”

Рәйханның әнисе хәзер Һиндстанга очу өчен виза көтә. “Ике-өч көннән соң, Алла теләсә, аның янында булам”, – ди ул.

Рәйхан сәяхәткә 2015 нче елның 3 апрель көнне чыгып киткән. Аны Япониягә иптәшләре чакырган. Егет автостоп белән сәяхәт итәргә уйлый, социаль челтәрләргә әлеге сәфәреннән видеолар да урнаштырып бара. “Казаннан Хабаровскийга кадәр машина тотып барды. Сәяхәт иткән илләрдә дә автостоп белән йөрде,” – ди әнисе.

Күптән түгел Рәйхан әти-әнисе белән Вьетнамда күрешкән була. “1нче сентябрьдән 15нә кадәр аның белән бергә булдык. Безгә әкият шикелле ял оештырган иде, шундый шатланып күрештек, бик әйбәт булды. Шуннан соң ул виза алып Һиндстанга китте”, – ди Наилә Халитова.

Рәйхан Халитов - архитектура докторы, галим Нияз Халитның улы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot