Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстанда коеп яуган яңгырлар аркасында үлүчеләр саны 167гә җиткән
Һиндстанда яңгырлар сезоны июнь урталарында башланып, сентябрь ахырына кадәр дәвам итә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Һиндстанның көньягындагы Керала штатында бер атнадан артык коеп яуган яңгырлар аркасында үлүчеләр саны 167гә җиткән. Бу хакта, NDTV телеканалына сылтама ясап, РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Моңа кадәр 97 кешенең һәлак булуы хакында билгеле иде. Яңгырлар Һиндстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнарында 8 августта башланган һәм бүгенге көндә дә дәвам итә. Торак пунктлар су астында калган, инфраструктура һәм гражданнарның милкенә сизелерлек зыян килгән.
Һиндстанда яңгырлар сезоны июнь урталарында башланып, сентябрь ахырына кадәр дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз