news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Һиндстанда “КАМАЗ”лар эшләп чыгару буенча уртак предприятие ачылды
Бүген Һиндстан белән Россиянең уртак предприятиесе “КАМАЗ Вектра моторз лимитед”та җыю производствосын рәсми ачу тантанасы булды
Скопировать ссылку
(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Бүген Бангалор шәһәрендә Һиндстан белән Россиянең уртак предприятиесе “КАМАЗ Вектра моторз лимитед”та җыю производствосын рәсми рәвештә ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин һәм “Вектра”компанияләренең Һиндстан төркемнәре президенты Р.Риши катнашты.
Рөстәм Миңнеханов уртак предприятие ачу турында уңай фикерләрен белдерде. Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге бу проектны хуплый. “Татарстан һәм Һиндстан компанияләре арасында хезмәттәшлекнең мондый юнәлешләре күбрәк булыр дип өметләнәм”, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры.
“Хосурда “КАМАЗ”лар җыюны оештырып, бизнесны үстерүнең дөрес юнәлешен сайладык, дип саныйм, - диде “КАМАЗ” ААҖнең генераль директоры Сергей Когогин. – Без партнерлар белән уртак бизнесның үсеш мөмкинлекләрен югары бәялибез һәм кулланучылар ихтыяҗы булган яңа модельләрне эшләү һәм җитештерү буенча оператив эшләгән очракта зур уңышка ирешергә мөмкин дип уйлыйбыз. Тиздән яңа җыю производствосы Россиядән читтә “КАМАЗ” йөк автомобильләре чыгаручы иң яхшы һәм уңышлы предприятие булачак, дип өметләнүен белдерде Сергей Когогин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2