news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда черкиләр туристларның сәламәтлегенә куркыныч тудыра

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте кисәтү белән чыкты.

(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте һава торышы аркасында Һиндстанда Денге һәм Чикунгунья бизгәге таралу куркынычы булуы хакында кисәтү таратты. Әлеге чирләр баш калкытуга югары температура һәм яңгырлар сәбәпче булган.

Җитди йогышлы авыруларны черкиләр тарата. Хәзерге вакытка Һиндстанда әлеге бизгәк авыруларыннан 31 меңнән артык кеше зыян күргән, 183 кеше үлгән.

Роспотребнадзор белгечләре туристларга черкиләрдән саклану өчен профилактик чаралар кулланырга киңәш итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot