news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда автобус тарлавыкка төшеп китеп, 42 кеше һәлак

Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”). Һиндстанның Уттаракханд штаты Гархвал таулы төбәгендә микроавтобус тарлавыклы таулар арасына төшеп китеп, 42 кеше һәлак булган. Бу хакта NDTV телеканалы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга буенча, Бхоаннан Рамнагарга таба барган иткән автобуста 45 кеше булган. Өч зыян күрүче бик авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Коткару операциясендә полиция һәм Илкүләм бәла-казаларны бетерү көчләре хезмәткәрләре катнаша. Юл-транспорт һәлакәте корбаннары артырга мөмкин, дип кисәтә комиссар Гархвала Дилип Джавалкар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot