Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Һиндстан Россияне буйвол ите белән тәэмин итә башлый
Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте, буйвол итенә эксперт бәясе бирү өчен, Һиндстанга белгеч җибәрә
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте, Һиндстаннан Россиягә җибәрүгә билгеләнгән буйвол итенә эксперт бәясе бирү өчен, анда белгеч җибәрә.
“Элек килешенгәнчә, Россиягә җибәрелә торган буйвол итенең Евразия икътисади берлеге һәм Россия Федерациясе ветеринария-санитария таләпләренә һәм нормаларына туры килүен контрольда тоту өчен, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте Һиндстан Республикасына үз экспертын җибәрә”, – диелгән ведомство сайтындагы хәбәрдә. Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге хезмәте вәкиле визит кысаларында, Россиягә җибәреләчәк буйвол итен әзерләүне контрольда тотудан тыш, Россиягә продукцияләрен җибәрергә планлаштыручы Һиндстан предприятиеләренең чимал базасы белән дә танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз