news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һиндстан һәм ТР хезмәттәшлеге перспектив юнәлешләренең берсе- югары технологияләр эшләү

Бу хакта сәүдә һәм инвестицияләр буенча III Россия-Һиндстан форумы делегатларына ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов сөйләде

(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). Россиядә Һиндстан елы кысаларында Мәскәүдә сәүдә һәм инвестицияләр буенча III Россия-Һиндстан форумы узды. Пленар утырыш ике ил арасындагы икътисади хезмәттәшлек мөмкинлекләре, проектлары, перспективаларына багышланган иде. Соңрак форум делегатлары сәнәгать һәм энергетика, инновацияләр, биотехнологияләр, Россия төбәкләренең инвестиция мөмкинлекләренә багышланган берничә секциядә эшләде.

“Россия төбәкләре: инвестиция потенциалы һәм уртак проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр” секциясендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Линар Латыйпов чыгыш ясады, дип хәбәр итә минисрлыкның матбугат хезмәте. Ул форум эшендә катнашучыларны 2008 елда Татарстанның икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Линар Латыйпов белдергәнчә, Татарстанның тышкы сәүдә партнерлары саны 100 дән артык. Узган ел йомгаклары буенча, республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 20 млрд. доллар тирәсе булган. Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 5,3 млрд. доллар тәшкил иткән. Ә Һиндстан белән ике арадагы товар әйләшене бу чорда 5,6 млн. доллар булган.

Министр урынбасары чыгышында Һиндстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буларак республика икътисадының төрле өлкәләре өчен бергәләп югары технологияләр эшләү һәм кертү, энергетика, мәгълүмат технологияләре өлкәләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру, комплектлаучы детальләр, авто-авиакомпонентлар җитештерү һ.б. аталды. “Алабуга” махсус икътисади зонасы, “Мастер” Кама индустриаль паркы, IT – паркы, “Химград” технолисы мәйданнарында уртак производстволар төзүгә инвесторлар җәлеп итү аерым игътибар сорый”, -ди Линар Латыйпов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100