news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстан белән дуслык үзәге оешуга – 10 ел

Шул уңайдан Казанда бәйрәм чаралары оештырыла

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә, 27 февраль көнне 11 сәгатьтә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәдәният үзәгендә, Татарстан белән Һиндстан арасында мәдәни багланышларны үстерү үзәге оешуның 10 еллыгы уңаеннан, бәйрәм чаралары уздырылачак.

Аның программасы кысаларында “Шрингара” Республика халык иҗаты конкурсының йомгаклау туры үткәрелә. Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, анда 100ләп башкаручы үзенең осталыгын күрсәтә. Шулай ук Һиндстаннан китертелгән сувенир продукция, тукылган әйберләр, тәмләткечләр һәм аювердик препаратлар күргәзмә-сатуга куела. Чәй яратучылар “Чәй турында син нәрсә беләсең?” дип аталган викторинада катнашырга чакырыла һәм аларга чәй белән татлы ризыклар татып карарга тәкъдим ителә.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы ярдәме белән оештырылган кичә исә конкурста сайлап алынган башкаручылар катнашындагы Гала-концерт белән тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot