news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстан 2022 елда космоска кеше җибәрергә планлаштыра

Узган атнада Һиндстан 2019 елда Айга идарә ителми торган космик кораб җибәрергә әзерләнүен игълан иткән иде.

(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Һиндстан кеше белән космик очышны 2022 елда оештырырга планлаштыра. Бу хакта илнең премьер-министры Нарендра Модига сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

"Һиндстан 2022 елда космоска хатын-кыз йә ир-ат җибәрәчәк. Мөмкин булса, бәлки иртәрәк тә булыр", - дип әйткән премьер чәршәмбе көнне ил халкына мөрәҗәгатендә.

Космонавт дәүләт әләме белән космоска китәчәк. Космик киңлеккә кеше җибәргән илләр арасында, Россия, АКШ һәм Кытайдан соң, Һиндстан дүртенче ил булачак, дип белдергән ул. 

Узган атнада Һиндстан 2019 елда Айга идарә ителми торган космик кораб җибәрергә әзерләнүен игълан иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot