Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Индонезиядә җир тетрәү вакытында 321 кеше үлгән
Индонезиянең Табигый бәла-казалары нәтиҗәләрен бетерү буенча илкүләм агентлык якшәмбе көнне Ява утравында Чианджур округында җир тетрәү вакытында үлүчеләр саны 321гә кадәр артуын белдерде. Бу хакта Antara News агентлыгына сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.
«Якшәмбе мәгълүматлары буенча, 321 кеше һәлак булган. Без тагын өч мәет таптык», - дип хәбәр итте журналистларга агентлык башлыгы генерал-лейтенант Сухарьянто. Ул шулай ук 11 кеше әлегә кадәр югалган дип санала, дип өстәде.
Дүшәмбе иртән хакимият эзләү операциясен тагын 72 сәгатькә озайту турында карар кабул итте. Өч аеруча зыян күргән авылда 372 эзләүче, этләр белән 11 кинолог һәм махсус эзләү приборлары белән җиһазландырылган 12 команда эшли.
Барлыгы Индонезия коткаручылары мәгълүматы буенча Рихтер шкаласы буенча 5.6 магнитудалы җир тетрәү вакытында 7729 кеше зыян күргән, шуларның 595е җитди имгәнгән. 74 меңгә якын кеше вакытлыча 325 лагерьда урнашкан.
Табигый бәла-каза 62 мең йортка зыян салган, аларның яртысына якыны җитди зыян күргән. 398 мәктәп, 160 чиркәү һәм 14 медицина оешмасы өлешчә җимерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз