news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә полиция самолеты һәлакәткә юлыккан: 12 кеше үлгән

Илнең хәрби диңгез көчләре коткару операциясендә катнашу өчен өч корабль һәм ике патруль көймәсе җибәргәннәр.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Индонезиядә Батам утравыннан ерак түгел полиция самолеты һәлакәткә юлыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт нәтиҗәсендә бортта булган барлык 12 кеше үлгән. Бу хакта The Straits Times басмасына сылтама белән ТАСС яза.

Җирле балыкчылар инде табылган мәетләр һәм самолет калдыклары турында хәбәр иткәннәр. Илнең хәрби диңгез көчләре коткару операциясендә катнашу өчен өч корабль һәм ике патруль көймәсе җибәргәннәр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot