news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезиядән килгән яшь парга Кол Шәриф мәчетендә никах укылды (видео)

Дөньядагы иң матур мәчетләр исемлеген табып, Кол Шәриф мәчетен сайладык, ди кияү белән кәләш.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казанның Кол Шәриф мәчетендә бүген Индонезиядән килгән яшь парга никах укылды. Зухди Вафа Алди үзенә кәләшкә Анггитасари Мумпуни алды. Никахны имам-хатыйб Илфар хәзрәт Хәсәнов укыды.



Никах мәҗлесендә 25 кеше катнашты. Яшьләр һәм кунаклар Индонезия башкаласы Джакартадан никах тантанасына Казанга 18 сәгать очкан. Никахка Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди, Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да чакырулы иде.

Никах мәҗлесе Коръән сурәләрен уку белән башланып китте.



Илфар хәзрәт яшьләргә никах шартларын әйтеп узды. Иң беренче ул иманлы булу, аннары әни-әти ризалыгы, кимендә ике ир кеше шаһитлар булу һәм кияүнең киленгә мәһәр бирүе. Кияү кәләшкә 28 грамм алтын бүләк итте.

Кәләш риза булып бардым, кияү риза булып алдым, дигәннән соң, яшь парга никах турында таныклык тапшырылды. “Казанда никах укытуыгыз белән Аллаһ Тәгалә риза булсын. Никахыгыз нык булсын”, - дип, теләкләрен җиткерде хәзрәт.

Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди: “Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булдым, ул никахны Казанда үткәрергә уйлаган өчен яшьләргә рәхмәт сүзләрен тапшырды. Бүгенге вакыйга яшь пар өчен дә, шулай ук Индонезия һәм Россия арасында дуслыкны ныгытуы белән дә кадерле”, - диде Мөхәммәд Вахид Суприяди.

Татарстан республикасының мәдәният министры: “Безнең илләр тагын да якынайды, безгә сезнең күңел җылысыннан, сезнең карашлардан тагын да җылырак булды. Сезнең нигезегез нык булсын, чөнки сез өй төзисез, бәхет өен төзисез. Сабырлык сезгә, күңел җылыгыз сүрелмәсен”, - диде. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча Айрат Сибагатуллин кәләшкә милли киемле татар кызы курчагын, кияүгә милли кием бүләк итте.

Никах тантанасы тәмамлангач, яшьләрне журналистлар котлады. Алар яшьләрнең танышу тарихын, никах мәҗлесе уздыру урыны итеп Казанны сайлау сәбәпләрен сорашты. “ Без интернет челтәрендә танышып, бер ел очрашып йөрдек. Никахны Анггитасариның үзенчәлекле итеп, ә минем тыйнак кына мәчеттә үткәрәсем килгән иде. Компромисска килеп, дөньядагы иң матур мәчетләр исемлеген табып, Кол Шәриф мәчетен сайладык”, - диде кияү.

Зухди Вафа Алди әйтүенчә, Индонезиядә һәм Татарстанда никах үткәрүнең уртак гадәтләре бар. Индозиядә әтиләр үзара үзләре таныша, Татарстанда туганнар белән имам таныштыра, диде ул.

Кәләшнең, кунакларның киемнәрен Анггитасари Мумпуниның таныш дизайнеры биредәге һава шартларына туры китереп теккән. 

Казанда бер-ике көн булганнан соң, кияү белән кәләш ширбәт аена Финляндиягә ял итәргә китә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100