Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Индонезиядә көчле җир тетрәү булган
Цунами куркынычы булу мөмкинлеге алдан хәбәр ителмәгән.
(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Индонезиянең Көнбатыш Ява провинциясендә 5,6 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
Индонезиянең Метеорология, климатология һәм геофизика милли идарәсе хәбәр иткәнчә, җир асты тирбәнешләренең эпиүзәге Пангандаран районыннан көньякка таба 212 чакрым ераклыкта булган.
Җир тетрәү чыганагы 33 чакрым тирәнлектә яткан. Башлангыч мәгълүматлар буенча, корбаннар юк. Цунами куркынычы булу мөмкинлеге алдан хәбәр ителмәгән.
- 2018 елның 28 сентябрендә Индонезиядә Сулавеси утравында 7,5 магнитудалы җир тетрәү булган, нәтиҗәдә 4340 кеше һәлак булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз