news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә йөзгә якын кеше үлгән

200дән артык кеше җитди тән җәрәхәтләре алган.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Индонезиянең Ломбок утравында булган җир тетрәү корбаннарының саны 91 кешегә җиткән. Бу хакта табигать бәла-казаларының нәтиҗәләрен бетерү буенча милли агентлык вәкиле Сутопо Пурво Нугрохога сылтама ясап, РИА «Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, 200дән артык кеше җитди тән җәрәхәтләре алган.

Агентлык билгеләп үткәнчә, һәлак булучылар саны тагын да артырга мөмкин, чөнки коткаручылар әлегә үтеп керү кыен булган урыннарга барып җитә алмаган.

Индонезиядә 6,6 магнитудалы җир тетрәү якшәмбе көндез булган.  

news_right_1
news_right_2
news_bot