news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә җир тетрәү һәм цунами корбаннары 832гә җиткән

Палу шәһәреннән ерак түгел Сулавеси уртавында 6,1 магнитудалы җир тетрәү булган.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ"). Индонезиянең Палу шәһәрендә җир тетрәү һәм цунами корбаннары саны 832гә җиткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Алдарак 420 кешенең һәлак булы һәм 540 кешенең зыян күрүе турында хәбәр ителгән иде.

Җомга көнне иртән Палу шәһәреннән ерак түгел Сулавеси утравында 6,1 магнитудалы җир терәү булган.

Соңрак бу районда 7,4 магнитудалы тагын бер тетрәү һәм афтершоклар теркәлгән. Соңрак массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Палуны ике метр биеклектәге цунами каплаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot