news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезия журналисты Казан мәчетләрендә нәрсә гаҗәпләндергәне турында сөйләде

Нананг Фадиллаһ һәм Мөхәммәд Антони Мәрҗани мәчетендә кечкенә балалар белән бергәләп "Әл-Фатыйха" сүрәсен дә укыган.

Индонезия журналисты Казан мәчетләрендә нәрсә гаҗәпләндергәне турында сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Индонезиядән килгән кунаклар Казанның Кол Шәриф мәчетендә Коръән-хафизларның тәүлек буе Коръән укуына шаккаткан. Кичә Казанга килгән Индонезиянең Мәскәүдәге илчелегенең мәдәният һәм мәгълүмат буенча киңәшчесе Нананг Фадиллаһ һәм Индонезия башкаласы Джакартада эшләүче "Антара" мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Казанга сәфәр барышында үзләрен гаҗәпләндергән нәрсәләр турында сөйләде. Нананг Фадиллаһ һәм Мөхәммәд Антони Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди кушуы буенча килгән.

"Тәүлек буе Коръән укып торучы егетне күреп гаҗәпкә калдык. Андый күренеш безгә ят, гәрчә бездә күпчелек халык мөселманнар булса да. Бездә гадәттә яздырылган тавышны гына яңгыраталар. Бу хакта үзебезгә кайткач сөйләячәкбез", – ди Мөхәммәд Антони.

Индонезия журналисты Мәрҗани мәчете турында да хис-кичерешләрен җиткерде. "Мине борынгы бина булса да, Мәрҗани мәчетендәге чисталык, пөхтәлек гаҗәпләндерде. Монда халыкның тату яшәвенә дә сокландык”, – ди ул.

Мөхәммәд Антони биналарны фотога төшереп, берничә фотосурәтне якыннарына да юллаган. Аларны күреп, Индонезиядә яшәүче 21 яшьлек кызы да Казанны килеп күрергә теләве турында әйткән. Фотографияләрне күреп, дусларының берсе Казанга килгән булуы турында язып җибәргән. Индонезиядә туристлык агентлыкларында эшләүче дуслары да кызыксыну белдергән.

Казан кунакларын гаҗәпләндергән нәрсәләрнең тагын берсе – Мәрҗани мәчетендә 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр балалар өчен бакча булуы.

“Ата-аналар балаларын бирегә китерә ала икән. Монда балаларга ислам дине нигезләре өйрәтелә. “Әл-Фатыйха” сүрәсен, әйдәгез, бергәләп укыйк әле” дигән идем, алар доганы беләләр булып чыкты. Бу искиткеч. Бездә дә балаларга дин нигезләре укытыла, әмма мәчеттә түгел, аерым балалар бакчасы гына бар”, – ди Мөхәммәд Антони.

Индонезия журналисты Казанда тыныч мохит хөкем сөрүен билгеләп узды. Шулай ук, мондагы климат шартларында да яшәп алу теләге туган. Кешеләрнең хезмәт сөючән, актив булуы күренә, ди ул.

“Татарстанны, Казанны Индонезиядә популярлаштырырга кирәк, әмма күргәнемнән артыгын яза алмыйм. Индонезиядә еш кына Россия, Чечняда дини конфликт бар дигән сүз йөри. Ә монда без бернинди конфликт күрмәдек, дөрес хәбәр түгел, димәк”, – ди Мөхәммәд әфәнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100