news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезия журналистлары экстремизм, террорчылыкка каршы бердәм эшләргә тырыша

Мөхәммәд Антони исламның мәрхәмәтле дин икәнен күрсәтү өчен, хезмәттәшләрен яхшы мисаллар турында язарга өнди.

Индонезия журналистлары экстремизм, террорчылыкка каршы бердәм эшләргә тырыша
Салават Камалетдинов

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Индонезия журналистлары ислам динендә террорчылык һәм экстремизм күренешләренә каршы көрәш юнәлешендә бердәм булып эшләргә тырыша. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Индонезия башкаласы Джакартада эшләүче "Антара" мәгълүмат агентлыгы журналисты Мөхәммәд Антони сөйләде. Ул Индонезиядә мөселман журналистлары ассоциациясен җитәкли.

"Журналист күзлегеннән караганда, бездә экстремизм һәм террорчылык күренешләре булуын таныйбыз. Ни кызганыч, Индонезиянең кайбер мөселманнары шул ялгыш юлны сайлый. Бу бер дә дөрес түгел. Мин террорчылык актларына бик каршы. Бу мөселман гына түгел, бөтен диннәргә каршы килә. Террорчылар исламны символ итеп куллана. Безнең кебек демократик ил өчен дә бу ялгыш гамәл. Индонезиядә ике мөселман оешмасы бар. Алар аша халык тормышын яхшырту буенча тәкъдимнәр кертергә була. Әмма бу оешмалар белән эш итмичә, чит илләрдәге башка оешма тарафдарларына әйләнүчеләр бар. Чит ил оешмалары белән экстремизм буенча элемтәдә тора алар", – ди ул.

Мөхәммәд Антони мөселман каләм ияләре тыныч, имин дөнья хакына бердәм эшләсен дигән мәгълүматны һәрвакыт алга сөрүен әйтте.

"Халыкның тормышын яхшырту, ислам мәрхәмәтле дин икәнен күрсәтү өчен мин коллегаларымны гел яхшы мисаллар турында язарга өндим. Шулай ук ассоциациягә диннәрнең үзара толерантлыгы буенча экспертларны чакырабыз", – ди Индонезия журналисты.

Мөхәммәд Антони һәм ассоциациянең башка журналистлары студентларга журналистика курсларында исламны начар яктан күрсәтергә омтылышларга карата ничек дөрес реакция күрсәтергә һәм дөрес язарга өйрәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100