news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты

Ачех провинциясе вәкилләре берничә медицина учреждениесендә булды, Татарстан Дәүләт Советында ике илнең закон чыгару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Индонезия вәкилләре Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсе белән танышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Ачех провинциясе (Индонезия Республикасы) халык вәкилләре советы делегациясе Татарстанга ике көнлек эш визиты белән килде. Аларның төп максаты - сәламәтлек саклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасы белән танышу.  Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Ачех провинциясе (Индонезия Республикасы) халык вәкилләре советы делегациясе әгъзалары белән очрашты. 

Кунаклар берничә медицина учреждениесендә булды, Дәүләт Советында узган очрашуда ике ил төбәкләренең закон чыгару тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Светлана Захарова сүзләренчә, Татарстанда медицина ярдәменнән файдалану, яңа технологияләр кертү, Дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр.

Делегация әгъзалары республикада сәламәтлек саклау системасын оештыруны югары бәяләде һәм республика тәҗрибәсен Ачех провинциясендә кертергә планлаштыралар. Шулай ук делегация әгъзалары студентларны Татарстан медицина югары уку йортларына укырга җибәрергә өметләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100