news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезия тышкы эшләр министры эш сәфәре белән Казанга килде

Индонезия тышкы эшләр министры эш сәфәре белән Казанга килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Индонезия тышкы эшләр министры Сугиано эш сәфәре белән Татарстанга килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан халыкара аэропортында аны республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев каршы алды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Индонезия тышкы эшләр министры 17-19 июньдә Казанда узачак Россия – АСЕАН саммитында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot