news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезия телеканалы журналистлары Казанда туры эфир үткәрә

Индонезия телеканалы журналистлары Казанда туры эфир үткәрә
Фото: © «Татмедиа» АҖ

Индонезиянең Televisi Republik Indonesia (TVRI) дәүләт телекомпаниясе хезмәткәрләре Казаннан туры эфирга чыкты. Алар «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы студиясендә булды, шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Ул кунакларга җирле гаммәви мәгълүмат чараларын үстерү, республиканың мәдәни күптөрлелеге турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

Фото: © «Татмедиа» АҖ

Бүген Индонезия кунакларының шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы да планлаштырылган. Ул РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен җитәкли.

Моннан тыш, журналистлар ТР башкаласының мөселман дини объектлары һәм «Хәләл» стандартлары буенча эшләүче предприятиеләре белән танышты. Туры трансляция вакытында алар Россиянең әйдәп баручы төбәкләреннән берсе буларак Татарстанның инвестицион перспективалары, шулай ук җирле мәдәният һәм сәнгатьнең күптөрлелеге турында сөйләргә ниятли.

Фото: © «Татмедиа» АҖ

Бүгенге көндә Televisi Republik Indonesia телеканалының аудиториясе 225 миллион кешегә җитә. Индонезия халкының 88 процентка якыны ислам динен тота һәм Татарстан бу илдә яшәүчеләргә шул исәптән әлеге дин таралган иң төньяктагы урыннарның берсе буларак та кызыклы.

Фото: © «Татмедиа» АҖ

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100