news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Индонезия телеканалы җитәкчесе «KazanForum»да: Мәгълүмат кыры демократик булырга тиеш

Индонезия телеканалы җитәкчесе «KazanForum»да: Мәгълүмат кыры демократик булырга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында «Хәзерге дөньяда мәгълүмати кыр трансформациясенең төп трендлары» дип аталган медиа-эксперт сессиясе үтте. Эшлекле чара Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 55 еллык юбилеена багышланган.

«Интернет һәм цифрлы технологияләр шактый уңайлыклар бирә. Әлбәттә, мәгълүмат алу мөмкинлегенә берникадәр кыенлыклар бар интернетта. Иң беренче чиратта — мәгълүмат кыры демократик булырга тиеш. Ислам илләрендә бу күренеш уңай йогынты бирсә дә, ялган хәбәрләр прогресска киртә куя алуы ихтимал», — диде Индонезиянең «Televisi Republik Indonesia» телеканалы президент-директоры Иман Бротосено.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Иман Бротосено билгеләвенчә, мәгълүмат таратуның заманча алымнарын куллану яңарышларга илтәчәк. «Бик тиз эволюция барган дөньяда мәгълүмати калыплар, кыр трансформацияләнмичә мөмкин түгел», — дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ул шулай интернет «мәгълүмат аренасында мәдәни ренессанс ясавын» ассызыклады. «Индонезия — цифрлы мәгълүмат гасырының барлык мөмкинлекләрен өйрәнә. Бездә 270 миллион кеше төрле утрауларда яши. Мәгълүмат интернет аркылы вакытында һәм тиз килеп ирешү берләштерә аларны», — диде ул.

Медиасессиядә Иран, Ирак, Индонезия, Согуд Гәрабстаны һәм Россиядән спикерлар катнаша. Аларның һәрберсе үзенең чыгышында эш тәҗрибәләре, заманча мәгълүмат җиткерү алымнары хакында фикерләрен җиткерә.

Әлеге вакытта медиасессиянең икенче өлеше булган «Мәгълүмат киңлеген берләштерү яки аның сегментациясе (тулаем дөньядагы һәм аерым алганда мөселман илләрендәге вәзгыять турында)» дискуссион сессиясе бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100