Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 2026 елның беренче кварталында 5,6 процентка арткан
Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы 2026 елның беренче кварталында узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5,6 процентка арткан. Татарстанстат мәгълүматларында шулай диелә.
Статистика мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнвар- март айларында, 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда, төбәкнең энергетика секторында (8,2 процентка), эшкәртү сәнәгатендә (6,0 процентка), файдалы казылмалар чыгаруда (3,4 процентка) җитештерү күләмнәренең артуы күзәтелгән.
Шул ук вакытта, Татарстанда беренче кварталда су белән тәэмин итү һәм юынтык суларны агызу, калдыкларны утильләштерү белән бәйле тармакларда җитештерү күләмнәренең 3,8 процентка кимүе теркәлгән.
Агымдагы елның беренче өч аенда машина һәм җиһазлар ремонтлау (19,9 процентка), электр җиһазлары (17,2 процентка) һәм башка әзер әйберләр җитештерү (11,2 процентка), шулай ук химик матдәләр һәм химик продуктлар җитештерү (10,7 процентка) тармаклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда сизелерлек үсеш күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз