news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һинд галиме Толстойның фәлсәфәсе Һиндстан мөстәкыйльлегенә нигез булды дип белдерде

Мунджал Гириш сүзләренчә, рус язучысы әйткән фикер Махатма Ганди сәясәтендә чагыла.

Һинд галиме Толстойның фәлсәфәсе Һиндстан мөстәкыйльлегенә нигез булды дип белдерде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Һинд профессоры Мунджал Гириш Лев Толстойның фәлсәфәсе һиндстанның мөстәкыйльлегенә нигез булуын әйтте. Бу хакта ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучы Лев Толстойның тууына 190 ел тулуга багышланган “Л.Толстой: иҗат юлының тарихы һәм чоры” дип исемләнгән халыкара фәнни конференциядә сөйләде.

“Дели университеты профессоры Мунджал Гиришның чыгышы кызыксыну уятты”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә КФУ доценты Зөлфия Зиннәтуллина.

“Лев Толстой Казандагы госпитальдә буддизмдагы тәгълимат белән танышып, начарлыкка яхшылык белән җавап бирергә дигән фәлсәфәне нигез итеп ала. Толстой әйткән фикер Махатма Ганди сәясәте нигезенә ята. Нәтиҗәдә, Һиндстан мөстәкыйльлеккә ирешә”, - дигән Мунджал Гириш.

Зөлфия Зиннәтуллина сүзләренчә, Мунджал Гириш рус теленә гашыйк булуын сөйләгән. “Мин рус телен балачагымда “Война и мир” әсәренең фильмын караганнан соң ярата башладым. Рус теле буенча курслар оештырылганын ишеткәч, икенче көндә үк язылдым”, - дигән профессор.

Конференциядә 200 кеше катнашкан. Польша, Һиндстан, Австрия, Россиядән килгән галимнәр докладлар укыган. Конференция әдәбият белгечләре, лингвист-тарихчылар, сәнгать белгечләре, математиклар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укытучыларын берләштергән.

  • Конференция “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында үткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100