news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Петербургта һава торышы начар булу сәбәпле, 30га якын рейс тоткарланган

Шулай ук 16.20 һәм 17.00 сәгатьтә очып китәргә тиеш булган Санкт-Петербург- Казан рейсы да тоткарланган.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Һава торышы начар булу сәбәпле, «Пулково» аэропортында 30га якын самолет тоткарланган.

Сайттагы мәгълүматларга караганда, аэропорттан 27 самолет китә алмый, кайберләре инде сигез сәгатьтән артык тоткарлана. Әйтик, Мурманскига рейс 9.05 сәгатьтә китәргә тиеш була, шулай ук Ухта, Мәскәү, Ростов-на-Дону һәм башка шәһәрләргә самолетлар тоткарлана. Тоткарланучылар арасында Казанга 16.20 һәм 17.00 сәгатьтә очып китүче рейслар да бар.

Аэропортның идарәче компаниясе мәгълүматына таянып, ТАСС хәбәр иткәнчә, «хәзерге вакытта тоткарлыкларның төп сәбәпләре — начар һава шартлары».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100