Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хургадада Татарстан туристларын агулануда шикләнеп хастаханәгә озатканнар
Гадәттән тыш хәлнең ике сәбәбе тикшерелә – туристлар йә Коксаки вирусын эләктергән, йә краннан килә торган су белән агуланган.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Гадәттән тыш хәл Мисырның Хургада курортындагы бер кунакханәдә булган. «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Татарстаннан килгән бер туристның (аны кичә агулануда шикләнеп хастаханәгә озатканнар) ире – Азат белән аралашты.
«Мисырда минем хатыным, алты яшьлек улым һәм каенанам ял итә. Иртән хәләл җефетемнең хәле начарайган – температурасы күтәрелгән, агулану симптомнары (косу, диарея һ.б.) барлыкка килгән. Иртәнге уннар тирәсендә аны клиникага китергәннәр. Аның белән тагын 10-15 кеше булган», - дип сөйләде Азат.
Аның сүзләренчә, агуланучылар арасында балалар бик күп.
Кичен Азатның улын да хастаханәгә озатканнар. Баланың температурасы 38гә кадәр күтәрелгән, агулану симптомнары барлыкка килгән. Малай белән бергә клиникага кунакханәдән тагын берничә дистә туристны китергәннәр. Якынча мәгълүматлар буенча, хастаханәгә озатылган россиялеләрнең барысы да бер үк кунакханәдә яшәгән.
«Хәзер хәләл җефетемнең хәле бераз яхшырган, аңа тамызгыч куйганнар, укол ясыйлар. Әлегә анда көчле хәлсезлек күзәтелә», - диде Азат.
Көндез Хургада хастаханәсенә шәһәр мэры, баш хөкемдар һәм полицейскийлар килгән.
Агентлык мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәлнең ике сәбәбе тикшерелә – туристлар йә Коксаки вирусын эләктергән, йә краннан килә торган су белән агуланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз