news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Finiko финанс оешмасын төзегән Доронин оешманың таркалуында партнерларын гаепли

Аларның криптовалюта активлары белән идарә итүгә катнашы булган, алар юкка чыкканнан соң өч ел уңышлы дәвам иткән түләүләргә бәйле проблемалар башланган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Finiko финанс оешмасына нигез салучыларның берсе Кирилл Доронин (ул хәзер тикшерү изоляторында) «Россия 24» телеканалы хәбәрчесенә биргән интервьюсында компаниянең бөлгенлеккә төшүендә аның партнерлары гаепле дип белдерде.

«Алар – Марат, Эдвард һәм Зыгмунтның криптовалюта активлары белән идарә итүгә катнашы бар иде, алар юкка чыкканнан соң өч ел уңышлы дәвам иткән түләүләргә бәйле проблемалар башланды», - дип хәбәр итте Доронин.

Ул үзен тоткарлауларына гаҗәпләнүен белдерде, чөнки, аның сүзләренчә, платформа тоткарлыксыз эшли һәм түләүләрнең тукталганы юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100