news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан прокуратурасы мәктәптә инвалид баланы эзәрлекләү буенча тикшерү башлады

Малайның әнисе сүзләренчә, сыйныфташлары улын мыскыл иткән һәм хәтта аны суыкта турникка бәйләп куйганнар.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан прокуратурасы массакүләм мәгълүмат чараларында мәктәптә инвалид баланы эзәрлекләү турындагы хәбәрдән соң тикшерү башлады. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Массакүләм мәгълүмат чараларының берсендә Яшел Үзән мәктәпләренең берсендә инвалид сыйныфташын мәсхәрәләүләре турында хәбәр чыкты. Малайның әнисе сүзләренчә, укучылар улын мыскыл иткән, суыкта турникка бәйләп куйганнар һәм качканнар.

Хатын-кыз балаларның ата-аналары, мәктәп директоры белән сөйләшеп карарга омтылган, хәтта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциягә гариза да язган, әмма нәтиҗәсез.

Массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр чыкканнан соң, республика прокуроры Илдус Нәфыйков мәктәп администрациясенең һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциянең үсешендә тайпылышлар булган баланың анасының мөрәҗәгате буенча эшләмәүләре турындагы мәгълүматны тикшерергә кушты.

«Балигъ булмаган баланың хокуклары бозылу факты расланган очракта, прокурор тикшерүе чараларын күрергә, гаеплеләрне закон буенча җаваплылыкка тартырга», — диде Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100