Чаллыда торак йорт подъездына граната ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар

Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф яный.
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Чаллыда торак йорт подъездына граната ыргыткан ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.Ике атна элек гранатага охшаш әйбер табылган. Агентлыкның шәхси чыганагы мәгълүматлары буенча, ул шартлаткыч матдә булган һәм кайсыбер элементлары гына җитешмәгән.Шушы шәһәрдә яшәүче 31 яшьлек ир-атка карата “Законсыз рәвештә шартлаткыч матдә яки җайланманы сатып алу, тапшыру, сату, саклау, күчерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атка биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм штраф яный.