news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Идел елгасында катерда янгын чыкканнан соң тикшерү эшләре башлаган

Янгын сүндерү корабы хезмәткәрләре ир-ат һәм аның дүрт баласын коткарган, икесенең бераз тәне пешкән.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстан транспорт прокуратурасы Казан янында Идел елгасында катерда янгын чыкканнан соң тикшерү эшләре башлаган. Катерда ир-ат һәм аның дүрт баласы булган.

Прокуратура хезмәткәрләре судно белән идарә иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләре бозылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәк. Әгәр моңа нигез булса, тиешле чара күрәчәкләр.

Катерда кичә кичке бишенчеләр киткәч Локомотив ярымутравы янында янгын чыккан. Ир-ат һәм аның дүрт баласын янгын сүндерү корабы хезмәткәрләре коткарган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, катерга узел һәм механизмнарның төзек булмавы аркасында ут капкан.

Ике малайның бераз тәне пешкән, аларга Республика клиник хастаханәсендә беренче ярдәм күрсәткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100