Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коткаручылар урманда гөмбә җыйганда адашкан хатынны һәм аның балаларын тапкан
Гөмбәчеләр Байлар Сабасы янындагы урманда адашкан.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда коткаручылар гөмбә җыйганда адашкан хатынга һәм аның балаларына урманнан чыгарга булышкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Гөмбәчеләрнең урманда адашуы турындагы хәбәр коткаручыларга кичә иртәнге унберенчедә килгән. 50 яшьлек хатын-кыз үзенең 18 һәм 9 яшьлек кызлары белән Байлар Сабасы янындагы урманга киткән, әмма күпмедер вакыттан соң урманнан үзләре генә чыга алмаячакларын аңлаган.
Коткаручылар адашкан гөмбәчеләрне ике сәгатьтән соң табып, урманнан алып чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз