news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төнлә Казанда кафеда атыш булган

Бер ир-ат икенчесенең йөзенә травматик пистолетка охшаш коралдан аткан.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген төнге сәгать ике тирәсендә Казанда Әмирхан проспектындагы кафеларның берсендә 34 яшьлек ир-ат белән хатыны ял иткән. Алар белән кафедагы башка кеше арасында низаг чыккан. Шул вакытта оппонент травматик пистолетка охшаган корал белән ир-атның йөзенә аткан.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүче урамга чыккан һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр, әмма иртән өенә җибәргәннәр. Ул полицияга гариза язган.

«Бу факт буенча тикшерү бара. Полицейскийлар һөҗүм итүчене эзли», — дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot