news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида чыккан янгында коткаручылар газ баллонын шартлаудан саклап калган

Беренчел фаразлар буенча, ут электр җиһазларын монтажлауны дөрес башкармау аркасында килеп чыккан.

Лениногорскида чыккан янгында коткаручылар газ баллонын шартлаудан саклап калган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 31 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Лениногорскида чыккан янгын вакытында коткаручылар газ баллонын шартлаудан саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке алтынчы яртыда Лениногорскиның Киров урамында бер участокта шәхси йорт, гараж һәм мунча янган.

Янгын сүндерүчеләр пропанлы баллонны шартлаудан саклап калган. Алар газ баллонын алып чыккан һәм суыткан.

Янгын мәйданы 150 квадрат метр тәшкил иткән. Зыян күрүчеләр юк.

Беренчел фараз буенча, ут электр җиһазларын монтажлауны дөрес башкармау аркасында килеп чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100