news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада дезодорант шартлау аркасында, янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачкан

Фатирда йокы бүлмәсендә дезодорант баллонының шартлавы һәм янып китүе ачыкланган.

Түбән Камада дезодорант шартлау аркасында, янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачкан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 6.50 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 107нче йортның җиденче каттындгы фатирда нәрсәдер шартлавы турында хәбәр алынган.

Чакыру буенча килгән 62нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә ишек ачучы булмаган һәм аларга ишекне махсус корал ярдәмендә ачарга туры килгән.

Фатирда йокы бүлмәсендә дезодорант баллонының шартлавы һәм янып китүе ачыкланган. Ут диванга үрләгән.

Янгын тиз арада сүндерелгән. Һәлакәттә бер кеше дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot