news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңгырдан соң Җиңү проспектында трассаны су басканын видеога төшереп алганнар

Шаһитлар әйтүенчә, бу зур гына «бөке» барлыкка килүгә сәбәпче булган.

Яңгырдан соң Җиңү проспектында трассаны су басканын видеога төшереп алганнар

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанлылар, Җиңү проспектында яңгырдан соң су басуны видео һәм фотога төшереп, интернетка куя.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, Казанда «Җиңү проспекты» метро станциясе янында юлның бер өлеше яңгыр суы астында калган.

Шаһитлар әлеге урында зур гына «бөке» хасил булуы хакында әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100