news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер ир-ат буа янында ял иткәндә суга батып үлгән

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

Татарстанда бер ир-ат буа янында ял иткәндә суга батып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

(Казан, 31 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер ир-ат дуслары белән буа ярында кәеф-сафа корып утырганнан соң суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 14.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына Лениногорск районында бер ир-атның күлгә батуы хакында хәбәр килгән.

Урынга 7нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре юл тоткан. Урында алар өч ир-атның күл буенда кәеф-сафа корып утыруын ачыклаган. Дусларның берсе исерек хәлдә су кереп чыгарга уйлаган. Ир-атлар аның судан чыкканын көтеп тормаган, әйберләрен җыеп, китеп барган.

Коткаручылар сулыкны җентекләп тикшергәч, яр буеннан 15 метр ераклыкта ир-атның мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100