news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген иртәнге биштән бирле коткаручылар бер егетне агач башыннан төшәргә үгетли

Аны агачка менәргә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге билгеле түгел.

Бүген иртәнге биштән бирле коткаручылар бер егетне агач башыннан төшәргә үгетли
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Коткаручылар инде биш сәгать буе бер егетне 9 катлы йорт биеклегендәге агачтан төшәргә үгетли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Казаның Фатих Әмирхан урамындагы бер ишегалдында якшәмбе иртәсе ашыгыч хезмәт бригадаларының килүе белән башланып киткән. Инде иртәнге биштән диярлек коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар әлеге йортның ишегалдында агач башына менгән егетне җиргә төшәргә үгетли.

Аны 9 катлы йорт биеклегендәге агачка менәргә нәрсә мәҗбүр иткәнлеге билгеле түгел.

Ул агачтан үзе төшәргә теләми, ә көч куллану куркыныч. Коткаручылар егет шуның буенча җиргә төшсен дип агачка биек баскыч та куйган, аны үгетләүне дәвам итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot