Лаеш районында ике кеше имгәнгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар

Авария Казан – Оренбург трассасының сигезенче километрында булган.
(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районында ике кеше зыян күргән юл һәлакәтен видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.«Кичә көндез Казан – Оренбург трассасының сигезенче километрында «Ленд Крузер» автомобиле «Хендэ» машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул каршы як полосага чыккан», - дип искәрттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.Нәтиҗәдә, «Ленд Крузер» «Тойота»га килеп бәрелгән һәм яны белән ауган. Төрле тән җәрәхәтләре алган «Хендэ» һәм «Тойота» шоферларын хастаханәгә озатканнар.