Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яшел Үзәндә күпкатлы йортта шартлау турында эш буенча табиб-нарколог тоткарланган
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, нарколог кабул иткәндә 87 яшьлек Михаил Тимохин суицид турында әйтмәгән.
(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә күпкатлы йортта газ шартлау трындагы җинаять эше буенча медицина-социаль тернәкләндерү бүлеге мөдире, психиатр, 53 яшьлек Наталья Евдокимова кулга алынган. Ул ваемсызлыкта шикләнәнелә.
Фаҗигагә берничә сәгать алданрак 87 яшьлек Михаил Тимохинны психоневрология диспансерына туганнары алып килә һәм аны табиб Евдокимова кабул итә. Туганнары ир-атның үз-үзен адекват тотмавына һәм фатирны җимерү белән янавына зарланган.
Агентлыкка билгеле булганча, табиб белән сөйләшкәндә Михаил Тимохин суицид турында әйтмәгән. Шуннан соң, табиб ир-атны хастаханәдә калдырмый һәм өенә кайтарып җибәрә.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, табиб кичә кулга алынган һәм вакытлыча тоту изоляторына урнаштырылган. Иртәгә тикшерү аңа карата чикләү чарасын билгеләү өчен судка мөрәҗәгать итәргә планлаштыра. Эш Тикшерү комитетының Үзәк аппаратына тапшырылу сәбәпле, Евдокимовага җәзаны Казанда билгеләячәкләр.
«Татар-информ»га билгеле булганча, тикшерү аны өй сагында калдыруны сорап мөрәҗәгать итәчәк.
Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, әгәр тикшерүдән шундый мөрәҗәгать булса, гаепләүче як аны хупларга әзер.
Алдарак «Татар-информ» дүшәмбе көнне кич Яшел Үзәндә Ленин урамындагы күпкатлы йортта шартлау булуын хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, җиденче һәм сигезенче каттагы берничә фатир җимерелде. Бер кеше фаҗига урынында, тагын бер кеше хастаханәдә һәлак булды. Моннан тыш, тагын дүрт кеше зыян күрде, аларны хастаханәгә салдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз