news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан вафат булучы кешеләр саны 420 булды

Соңгы тәүлектә тагын өч кеше ковидтан үлгән.

Татарстанда коронавирустан вафат булучы кешеләр саны 420 булды

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше яңа коронавирус инфекциясеннән вафат булды. 

«Үлем сәбәпләре патолого-анатомия экспертиза нәтиҗәсендә расланды», — дип хәбәр иттеләр Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. 

1932 һәм 1937 елгы ике хатын-кыз һзм 1964 елгы ир-ат коронавирустан вафат булган. 

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 420 кеше коронавирус инфекциясе белән авырып вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100