news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә балалар хастаханәсендә янгын чыккан

Бинадан 44 баланы, 12 әти-әнине һәм 45 хезмәткәрне чыгарганнар.

Әлмәттә балалар хастаханәсендә янгын чыккан
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

(Казан, 31 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген 14:43 сәгатьтә Әлмәтнең Төзүчеләр урамындагы балалар шәһәр хастаханәсендә янгын чыгуын хәбәр иткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, администрация бинадан 44 баланы, 12 әти-әнине һәм 45 хезмәткәрне урамга чыгарганнар. Аларның барысын да күршедәге Әлмәт район хастаханәсе бинасына урнаштырганнар.

Янгын сүндерүчеләр подвал янында бина фасадындагы җылыткыч януын ачыклый.

14:54 сәгатьтә ачык ут сүндерелә. Беркемдә зыян күрмәгән, янгынның сәбәпләре ачыклана.

Төтен тәрәзә аркылы подвалга үтеп кергән булырга мөмкин. Шуның аркасында бинада янгынга каршы автоматика эшли башлаган һәм эвакуация оештырылган.

Янгын урынына Әлмәт прокуроры Дамир Язифов та килгән. Янгын факты буенча прокуратура тикшерү башлаган. Күзәтчелек ведомствосы белгечләр белән бергә әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклый. Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, хастаханә хезмәткәрләре һәм пациентларның вакытлыча ничек урнаштырылган булуы тикшереләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100