news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда изоляция режимын бозган өчен штрафлар турында сөйләделәр

Җитди сәбәпсез өеннән чыгып киткән республика халкына 300 мең сумга кадәр штраф яный.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан полициясендә изоляция режимын бозган өчен каралган штрафлар турында сөйләделәр. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Хөкүмәтенең республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турындагы карарын тормышка ашыру кысаларында республика халкына җитди сәбәпсез үз-үзеңне изоляцияләү зоналарыннан тыш чыгып йөрүне вакытлыча чикләделәр.

31 мартта Федерация Советы тарафыннан административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексына яңа төзәтмәләр хупланды. Аның нигезендә инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Вазифаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен — 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору каралган.

Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян салган яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре булмаганда, гражданнардан — 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан — 300дән 500 мең сумга кадәр, юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.

Татарстанда күзәтү «Имин шәһәр» системасы ярдәмендә Патруль пост хезмәте һәм ЮХИДИ экипажлары тарафыннан алып барыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100