news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда югалган казанлылар гаиләсе табылган

Якынча мәгълүматларга караганда, кыз үлгән, әни кеше һәм малай-авыр хәлдә

  (Казан, 31 март, «Татар-информ»). Кичә коткаручылар Башкортстанда “Ирәмәл” паркында югалган Казан туристларын тапкан. Бу хакта Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Трехгорный шәһәре эзләү-коткару отряды коткаручылары туристларны Тыгын сазлыгы тирәсендә Зур Ирәмәл тавының көнчыгыш сөзәклегендә тапкан.
Якынча мәгълүматларга караганда, кыз үлгән, әниләре һәм малай исән, әмма авыр хәлдә.

Туристлар белән килеп чыккан хәл нечкәлекләре ачыклана. Коткаручылар зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән, аларны җылыткан.

Искәртеп узабыз: 29 мартта 23.10 сәгатьтә Белорецк шәһәренең бердәм кизү-диспетчер хезмәтенә Чиләбе өлкәсендә теркәлгән өч кешедән торган туристлар төркеме (хатын-кыз һәм аның 6 яшьлек малае белән 14 яшьлек кызы) югалуы турында хәбәр ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot