Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Адмирал”да янгын эше буенча гаепләнелүче суд приставлары башлыгы иректә калды
Янгын эше буенча гаепләнгән 9 кеше арасыннан Алпарова иректә калган бердәнбер кеше
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды район судының суд приставлары районара бүлеге башлыгы Жанна Алпарованы өй арестына алуга каршы булуы турындагы карарны үз көчендә калдырды, шулай итеп гаепләнелүче иректә, дип хәбәр итә ТАСС.
Янгын эше буенча гаепләнгән 9 кеше арасыннан Алпарова иректә калган бердәнбер кеше. Казанның Совет районы суды тикшерүчегә суд приставлары башлыгын өй арестына алу турындагы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты. Прокуратура Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итте, буген ул каралды.
Искәртеп узабыз, 11 мартта Казанда “Адмирал” сәүдә үзәге янды. Янгында 70 тән артык кеше зыян күргән, 17 кешенең гомере өзелде, ике кеше хәбәрсез югалган, дип санала. Янгын факты буенча 11 кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз